Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Физика һәм җәмгыять белеменнән ЕГЭ нәтиҗәләре билгеле

Чаллыда 100 балл җыючылар юк.

Физика һәм җәмгыять белеменнән ЕГЭ нәтиҗәләре билгеле. Имтиханнар 2 июнь көнне узган иде.

Физика фәненнән барлыгы 2494 укучы ЕГЭ тапшырган. 29 бала имтиханны бирә алмаган. 9 укучы 100 балл җыйган. Исемлектә Казан, Әлмәт, Яшел Үзән, Сарман районы укучылары. 

Җәмгыять белеме буенча 5117 бала бердәм дәүләт имтиханы тапшырган. 751 бала бирә алмаган. Имтиханда минималь 42 балл җыярга кирәк булган. 100 балл бер укучы гына җыйган. Ул да булса Казаннан. 

Күрсәткечләрен яхшыртырга теләүче укучылар бер предметтан ЕГЭны кабаттан тапшыра ала. Физикадан 3 июль, җәмгыять белеменнән 4 июль билгеләнде. Гаризалар укыган мәктәптә 23, 24 июньдә кабул ителә. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев