Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Галимнәр: Шоколад һәм какао бик файдалы

Составында какао булган ризыклар D2 витамины чыганагы булып тора, дип яза РИА Новости EurekAlert порталына сылтама белән.

Галле-Виттенберг университеты һәм Макс Рубнер Институты галимнәре шундый нәтиҗә ясаган. Тикшеренүлләр барышында яңа теория барлыкка килгән. Аның буенча какао кояшта киптерелгән вакытта D витамины D2 витаминына әверелә икәнлеге ачыкланган.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, төрле какао продуктларында витаминнар да төрлечә: иң күп витаминнар какао маенда һәм кара шоколадта, ә ак шоколадта ул күпкә ким.  D төркеменә караган витаминнар җитмәү организмда салкын тию, рахит һәм остеопороз авыруларына китерен беләбез.

Шунысы да билгеле, какао күп кушылган кара шоколад иммунитет һәм ми эшчәнлеген арттыра.

 

http://maydan.tatar/galimner-shokolad-hem-kakao-bik-fajdaly/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев