Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Германияне су баса

­Гер­ма­ни­я­нең көн­ба­ты­шын­да су ба­су ар­ка­сын­да һә­лак бу­лу­чы­лар са­ны 156 бул­ган. Бу хак­та Коб­ленц по­ли­ци­я­се мәгъ­лү­мат­ла­ры­на сыл­та­ма бе­лән ТАСС хә­бәр итә.

Аерым алганда, Арвайлерда гына да (бу район Рейнланд-Пфальц Федераль җире составына керә) стихия корбаннарының саны 110 булган. “Һәлак булучылар күбрәк булыр дигән шик бар”,- дип шәрехлиләр полициядә.

Хәзер су басу нәтиҗәсендә зыян күргән 670 кеше турында мәгълүм. Аларның саны артырга мөмкин.

Төньяк Рейн-Вестфалия җирендә кимендә 45 кеше һәлак булган. Моннан тыш, тагын бер кеше Бавариянең Берхтесгаденер-Ланд районында стихия корбаны була.

Германиянең көнбатышында су басу атна башыннан бирле барган көчле яңгырлардан соң башлана. Елгаларның күбесе ярларыннан чыккан. Шулай ук Бельгия һәм Нидерланд да стихия дулкыны астында калган.

Су басу сәбәпле зыян күргән җирләрдә күп санда корбаннар һәм хәбәрсез югалганнар аркасында хәрби катастрофа режимы кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: илдә көндә