Гөлнара Тимерҗанова бәби табарга җыена?
Җырчы үзенең сторисына фото куйган.
Ачыклык кертер өчен үзе белән элемтәгә кердек.
"Яшь бара бит, сәламәтлекне тикшереп торырга кирәк. Күптән түген гинекологка бардым. Күптәннән аларга күренәм. Кызлар бу юлы фотога төшик әле диде. Мин ризалаштым. Үземә дә куйдым ул фотоны. Бәби алып кайтырга йөрисең әллә, дип язалар. Әй, кызык булды", - ди җырчы.
Исегезгә төшерәбез, Гөлнара Тимерҗанованың улы Иделгә - 25, кызы Айзифага 10 яшь тула.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев