Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Гөлназ Шәрипҗанова: «Инде яшерерлек түгел, эчем үсә»

Җырчы авырлы?

Җырчы үзенең статусына кызыклы видео куйды. Кибеттә кием карап йөргәндә ул "инде яшерерлек түгел, эчем үсә" дип әйтә. Читтән җырчы өченчегә авырлы сыман. Бераздан ул, "мине пабликларга авырлы дип куярлар инде, тизрәк әйтеп куйыйм әле, мин бары бераз эчем зурайганны гына күрсәттем", дип хәбәр сала. 

Кызыксынып Гөлназ Шәрипҗанованың хәлләрен белештек. Кемнәр язган, нинди реакцияләр алды икән?

"Бик күп кеше язды. Иң кызыгы Азнакайда яшәүче әбием шалтыратты. Чәчкә әбигә 74 яшь. Кай арада күреп алган. Шалтыратты да рәхәтләнеп көлде миннән", - дип уртаклашты җырчы. 

Бүгенге көндә җырлы гаилә Шәрипҗановлар бер кыз һәм бер малай үстерә. Кызлары - Асылбикә, уллары Минтимер исемле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев