Шəhри Чаллы

Иң яхшы юл-патруль хезмәте - Чаллыда

Аларга яхшы эшләре өчен акчалата премия һәм истәлекле вымпел тапшырылды.

 Татарстан юл хәрәкәте иминлеге ветераннар советы узган елга нәтиҗә ясады. Респбликаның иң яхшы инспекторы һәм юл-патруль хезмәтенең иң яхшы экипажы ачыкланды. 
  Юл хәрәкәте иминлеге инспекциясенең полиция лейтенанты Федор Хаймуллин һәм полиция өлкән лейтененаты Радик Бәдретдиновтан торган Чаллы экипажы республикада иң яхшысы дип табылды. Аларга яхшы эшләре өчен акчалата премия һәм истәлекле вымпел тапшырылды. 
  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: