Чаллыда - яңа җитәкчеләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда - яңа җитәкчеләр

Мэр алар турында нәрсә диде?

Чаллы мэры Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә яңа җитәкчеләрне тәкъдим итте.

«Автомобиль юллары» муниципаль унитар предприятиесе җитәкчесе итеп Илья Черкашин билгеләнде. Ул Чаллыда туып-үскән, югары белемле. Моңа кадәр «ПАД»та генераль директор урынбасары, «Мәдәният һәм ял паркы» муниципаль унитар предприятиесе директоры булып эшләде. 

«Без аның эшлекле сыйфатларын күреп алдык», – диде мэр. Ул Черкашинга уңышлар теләде.

«Автомобиль юллары»  предприятиесе җитди оешма, ул шәһәр хуҗалыгында мөһим функцияләр башкара», – диде Наил Мәһдиев.

Исегезгә төшерәбез, «Мәдәният һәм ял паркы» МУП директоры итеп Артем Уткин  билгеләнде.

«Ул – Чаллы егете. Автогигантта чыныгу алган кеше», – диде аның турында мэр. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Чаллыда яңа җитәкче Чаллы мэрыннан

Нет комментариев