Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшелчәләргә корылык яныймы?

«Быел авыл хуҗалыгы өчен аеруча авыр ел дияр идем...», - ди фермер Минталип Миңнеханов.

Быел җәй коры килде. Бәрәңге, башка яшелчәләргә куркыныч янамыймы? Шул сорау белән Тукай районының фермерлар ассоциациясе рәисе,  “Миңнеханов” крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Минталип Миңнехановка мөрәҗәгать иттек.

“Быел авыл хуҗалыгы өчен аеруча авыр ел дияр идем – корылык. Шулай да игеннәребез мул уңыш бирергә тора. Моның өчен бик тырышып эшлибез. Бәрәңге араларына кимендә 10-19 тапкыр керәбез – подкормка, антистрессантлар, биоподкормка, микроэлементлар, азот ашламалары кертеп торабыз. Кырларыбызда чүп юк, бозык җирләр юк. Җирне яратып эшләргә кирәк”, - ди танылган фермер.  

Быел бәрәңгесен май башларында утыртучылар бу эшне иртәрәк  башкарган. Шуңа бакчаларга кырау сукты, дип саный Минталип Миңнеханов. Аның хуҗалыгында исә ул вакытта бәрәңгегә яровизация үткәргәннәр. Шул рәвешле орлыкларны саклап калганнар. Башка культураларны да салкын алмаган.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев