Ул лифтта балаларга сүгенү сүзләре белән кычкыра, берсенең эченә суга.
35 яшьләр тирәсе хатын-кызның лифтта яшүсмерләргә бәйләнеп, тавыш чыгаруы хокук сакчыларында кызыксыну уятты. Хәзерге вакытта тикшерү бара.
Исегезгә төшерәбез, Интернет челтәрендә зыян күргән балаларның ата-аналары видео урнаштырды. Анда яшүсмерләр әбисе янына лифтта менә. Ялгыш өске катка күтәреләләр. Ишек ачылу белән аларга ачулы хаты-кыз ташлана. Яшүсмернең кулыннан шешәсен тартып ала һәм икенчесенең эченә суга,муеныннан кысып тота. Әлеге ханым балаларга сүгенү сүзләре белән кычкыра, тагын бер күрсә - кыйнау булән яный.
Шундый ук очрак урамда да була. Анда әлеге хатын яшүсмер кызга ташлана. Чаллының Эчке эшләр идарәсенең матбугат белән эшләү бүлеге зыян күргән балаларның ата-аналарыннан гариза кабул ителүе турында хәбәр итте. Тикшерүдән соң, аңа карата җәза төре билгеләнәчәген белдерде.
Әлеге хәлне ТР бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Ирина Волынец та контрольгә алды.
Нет комментариев