Язучы Зифа Кадыйрова кайсы җырчыга югары бәя биргән?
Яңалыклар тасмасы

Язучы Зифа Кадыйрова кайсы җырчыга югары бәя биргән?

«Концерт искиткеч булды», – диде ул безгә.

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова Чаллыда 10 көн буе «20 ел се..» дип исемләнгән концерт куйды. Социаль челтәрләрдәге хәбәрләрдән күренгәнчә,  аның концертын тамашачылар җылы кабул иткән. 

Җырчының концертын халыкның яраткан  язучысы Зифа Кадыйрова да караган. «Концерт чит ил җырчыларыныкыннан бер дә ким түгел. Программага бик күп акча, хезмәт кергән. Һәр җырга кием, декорация, музыка, ут – барсы да югары дәрәҗәдә. Җырларын матур итеп җырлый да. Концерт искиткеч булды», – диде ул безгә. 

Зөлфия ГАЛИМ
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шоу бизнес

Нет комментариев