Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ике зур трасса М12 ярдәмендә кисешәчәк

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов әйтүенчә М12 автомагистрале республика өчен - яңа эш урыннары, көнчыгышның һәм көнбатышның бәйләнеше, М5 һәм М7 тоташуы.

Татарстан аша узучы М12 «Мәскәү — Түбән Новгород — Казан» тиз йөрешле автомобиль юлы участогының бәясе 163 млрд. сум дип бәяләнә. Әлеге сумманың 60 проценты республикага федераль бюджеттан җибәреләчәк. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте. 

«Бүген автомагистральнең бәясе 163 млрд.сум тәшкил итә. Татарстан Республикасы өчен бу саллы өлеш. Бу яңа эш урыннары да, илебезнең көнчыгыш һәм көнбатышының зур бәйләнеше дә, киләчәктә М7 һәм М5 юлларын тоташтыру», — дип сөйләде Хәнифов.

Элегрәк "Шәһри Чаллы" М12 - Мәскәүне Казан һәм Түбән Новгород белән тоташтыручы магистраль төзелү хакында хәбәр иткән иде

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев