Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры Ижау мәктәбендә булган коточкыч хәлгә карата үз фикерен белдерде

Балалар – безнең киләчәгебез, без аларны кайгыртырга һәм сакларга тиешбез.

Кичә Ижау мәктәбендә булган хәлләр беркемне дә битараф калдырмады. Әлеге фаҗигага карата шәһәр мэры Наил Мәдһиев та үзенең фикерен белдерде.

– Бу хәлне бик авыр кабул иттем. Гаепсез балалар, өлкәннәр үлде. Ярты миллионлы Чаллы халкы исеменнән вафат булганнарның гаиләләренең, туганнарының тирән кайгысын уратклашам. Зыян күргәннәр дәваланып чыксыннар. 

Чаллы мәгариф учреждениеләрендә балаларның куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан пропуск режимы көчәйтелде, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда ниләр эшләргә кирәклеге хакында хезмәткәрләр арасында инструкция үткәрелде. Барлык мәгариф учреждениеләренә биналарның периметры буенча видеокүзәтү җайланмасы, электрон йозаклар, куркынычсызлык төймәләре куелды. 

Балалар – безнең киләчәгебез, без аларны кайгыртырга һәм сакларга тиешбез. 

фото: tvc.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек сак фаҗига