Илкүләм проектлар гамәлдә:Тукай районында мәдәният йорты ачылды
Яңалыклар тасмасы

Илкүләм проектлар гамәлдә:Тукай районында мәдәният йорты ачылды

Чарада ТР мәдәният министры Ирада Аюпова катнашты

Тукай районының Илбухтино авылында  илкүләм проекты "Культура" кысалырында мәдәният йорты ачылды. Тантанада Тукай районы башлыгы Фаил Камаев һәм  ТР мәдәният министры Ирада Аюпова катнаштылар. 

Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Илбухтино мәдәният йорты директорына матди-техник базаны ныгыту өчен 100 000 сум күләмендә бүләк сертификаты тапшырылды.

Шулай ук, Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә обелиск куелды.

Чара районның ветеран-активистларына бүләкләр һәм дипломнар тапшыру белән дәвам итте.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев