Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ипподромда ат чабышлары узды

Шәһәр ипподромында ат чабышы ярышларының тантаналы ачылышы үтте.

Сабантуй төрле ярышлар һәм халык уеннары белән үрелеп барды. Программада – ат чабышлары, волейбол, гер спорты, капчык киеп йөгерү, кашыкка күкәй салып, шулай ук су тулы чиләкләр эленгән көянтә белән йөгерү, таяк, аркан тартышу, капчыклар сугышы, чүлмәк вату, бүләк кисү кебекләре булды.  
Иң дулкынландыргыч мизгелләр, әлбәттә, ат чабышлары. Монда "Краса Газпрома" Тукай районы) исемле ат "Тулпар" ат спорты мәктәбе кубогы өчен ярышта финишка беренче килде.

1000 метрны 1 минут 10 секунда үтеп, Ырынбург өлкәсеннән Гольфстрим аты беренче килде.

2000 метрны дистанциядә Ленар Гайсин призына Чулпан Ганиев аты җиңде.

Ат чабышлары турында тулырак язма "Шәһри Чаллы" газетасында укый алачаксыз. Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ат чабышлары