Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ипподромда атлар чабышты, ишәкләр белән дә ярышлар узды - ФОТОЛАР

Чаллы Сабан туеның бер күрке - ат чабышлары, әлбәттә.

Быел ат чабышлары булачак урынга иртүк агылды халык. Старт биреләчәк минутларны тамашачылар белән бергә жайдаклар, ат хуҗалары һәм әлбәттә, малкайлар ашкынып көтте. 

- Балачактан бирле сабантуйның иң яраткан мизгеле бу минем өчен. Шушы акыллы малкайлар чапканда минем дә йөрәгем урыныннан чыгардай булып тибә. Хайваннарны бик яратам, шуңа иртән үк килдем, – дип сөйләде миңа Гөлгенә Ибатуллина. 

Старт бирелүгә, тамашачылар кул чаба, сызгыра, атларга көч бирә башладылар. Әмма ярыш – ярыш инде: беренче әйләнештә үк кемдер алга ыргылды, кайсысы арткарак калды. Ә атларның барысына да бүләкләр әзерләнгән иде. Ат хуҗаларына акчалата бүләкне "Тулпар" ат мәктәбе директоры Вилсур Минһаҗев тапшырды. 

Үзем исә Дакота Грейс исемле атның хуҗабикәсе Светлана Березина белән таныштым. 

- Яратып "Котя" дип эндәшәм атыма. Махсус печән, чит илдән алып кайтылган мюсли белән ашатам. Моннан тыш ваниль кушылган сухариклар сатып алабыз. Атымны тәмле ризыклар белән сыйлап кына торам. Аны алганыма хәзер ике ел булды. Төрле конкурсларда катнашабыз шулай. Күптән түгел Мәскәүдә узган ярышларда булдык. Анда 150гә якын ат бар иде. Призлы урын алмасак та, үзебезне күрсәтеп кайттык. Җайдак булып Азалия Әхмәтнурова чыгыш ясый. Дакотада ул гына йөри. Алар бер-берсен күз карашыннан да аңлыйлар инде, - дип сөйләде Светлана ханым. 

Ат чабышларында ишәкләр дә катнаштылар. Ипподромда ишәк ярышлары узды. 12 яшьлек Настя Куракина белән Ләйсән Габдулгалиева "Тулпар"да шөгыльләнүләрен әйттеләр. 

- Без ишәкләргә утырып ярыш алып барачакбыз. Ишәк өстеннән бер-беребезне этеп төшерергә кирәк булачак, - дип сөйли Ләйсән.

- Былтыр мин ишәккә утырып ярышта катнашкан идем. Ишәктә йөрүе бик ошый, - дип сүзгә кушыла Настя. 

Тулырак репортажны газетабыз битләреннән укый алачаксыз. Безнең белән калыгыз! 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев