Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иртә карбызны ашарга ярыймы? - ФОТОЛАР, ВИДЕО

Быел карбызны җәй башында ук сата башладылар. Күпләр аны августта гына өлгерә дип саный. Бүгенге карбыз өлгергәнме, аны ашарга куркыныч түгелме? Без шәһәр базарларының берсендә әлеге сорауга җавап эзләдек.

Хәния Җиһангирова 20 елга якын карбыз сата. Ул бүген Иран һәм Үзбәкстан карбызларын тәкъдим итә. 

– Иранныкылар бетүгә таба бара инде, аны апрель аеннан бирле саттык. Хәзер күпчелек Үзбәкстан карбызлары. Соңыннан Казахстан һәм үзебезнең Әстерхан, Волгоград якларыннан кайтарачакбыз. Көненә 10-15 карбыз сатыла. Бик тәмле, баллы, алып карагыз, – ди ул. 

Хәния апа карбызны сайлап алырга да булышты:

– Карбызны алганда, иң беренче чиратта, аның койрыгына игътибар итәргә кирәк, ул коры, кипкән булырга тиеш. Аннан соң шакылдатып карарга кирәк, тавышы яңгырап чыккан карбыз әйбәт була.

Хәния апа, әлбәттә, карбызларын мактый. Ә мин аны белгечләргә күрсәтергә булдым. Нитратлар ни дәрәҗәдә?

Ветеринар-табиб Лидия Ибодова башта карбызны яхшылап кер сабыны белән юды, аннан соң корытып, бер кисәген кисеп алды да угычтан кырды. Шулай итеп ул карбыздан сок ясады. Махсус прибор белән нитратларның күләмен тикшерде. Мин алган карбызда аларның күләме 34 миллиграмм күрсәтте. 

– Норма буенча нитрат күләме  бер килограмм карбызга 60 миллиграммнан артмаска тиеш, – ди лаборатория белгече.
Базарга килгән карбызлар атнага бер тапкыр тикшерелә. 

– Әлегә карбызларга артык ихтыяҗ юк. Карбыз сезоны башлангач, без аларны көн саен тикшерәчәкбез, – ди Лидия Хәмитовна.

 Хәзерге вакытта Үзбәкстан карбызының бәясе 65 сум, Ираннан кайтартылганы – 100 сум. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев