Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыга яшь язучыларны җыялар

Республиканың район-шәһәрләреннән 80гә якын укучы килүе көтелә.

21 мартта Чаллыга республиканың якын-тирә район-шәһәрләреннән укучы балалар җыелачак. Алар шәһәрнең 52 мәктәбендә үтәчәк “Илһам” яшь иҗатчылар бәйгесенең зона турында осталыкларын сынаячак. 

“Әлеге чара көн дәвамында үтәчәк. Анда Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Алабуга һәм Чаллы мәктәпләрендә укучы 80гә якын бала катнашыр дип көтелә. Алар үзләре язган әдәби әсәрләрен жюри игътибарына тәкъдим итәчәк”, - дип белдерде безгә 52нче мәктәп китапханәчесе Илфания Нуретдинова. 

Яшь каләм ияләренең иҗат җимешләрен язучы, драматург Данил Салихов, ТР язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе, язучы, шагыйрь, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Факил Сафин кебек олпат шәхесләр бәяләр дип көтелә. 

фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев