Иртәнге сәгать 4тә «Ватан-ана» һәйкәле янына чакыралар
Яңалыклар тасмасы

Иртәнге сәгать 4тә «Ватан-ана» һәйкәле янына чакыралар

Россиякүләм акция узачак.

Чаллы халкын 22 июнь көнне иртәнге сәгать 4тә «Ватан-ана» мемориаль комплексы янына чакыралар. Биредә «Хәтер шәме» акциясе узачак. 700дән артык шәм яндырып, Кызыл йолдыз һәм «Помним» дип язачаклар. 

Исегезгә төшерәебез, 22 июнь – Бөек Ватан сугышы башланган көн. Сугыш кырында 26,6 млн совет хәрбиләре батырларча үлеп кала. 1,7 меңнән артык шәһәр, 70 меңнән артык авыл юк ителә. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев