Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Иртәгә һава торышы нинди булыр?

Чаллылыларны аномаль салкын һава торышы турында кисәтәләр

8 нче декабрьдә Чаллыда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы -14..-17, аязган вакытта -19..-23 градус тәшкил итүе ихтимал. Көндез максималь һава температурасы -8..-12, урыны белән -15 градус. Юлларда бозлавык.

Татарстан Республикасы территориясендә 3 декабрьдән башлап һава температурасы климат нормасыннан 9-16 градуска түбән, минималь температура -20..-25 градуска кадәр булган аномаль-салкын һава торышы урнашты, аерым районнарда -28 градуска кадәр. Аномаль-салкын һава торышы республикада 2020 елның 10 декабренә кадәр сакланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев