Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Югалган кыз табылды. Ул кайда булган?

Әнисе Ләйсән ханым сөйләде.

Чаллыда яшәүче 12 яшьлек Альмира Атнагулова табылды. Аның мәктәптән кайтмавы турында монда язган идек. Югалган һәм зыян күргән балаларга ярдәм итү үзәгенең ТР бүлеге волонтерлары аның табылуы турында хәбәр итте.

Кызның әнисе “Шәһри Чаллы”га аны күрше подъезддан табуы турында сөйләде.

“Уйладык-уйладык та кичә эзләгән урыннарны тагын бер кат тикшерергә булдык. Иптәш кызы безнең йортта, күрше подъездда яши. Шуңа таба барганда кызым килеп чыкты. Әлегә аның белән ныклап сөйләшмәдек, чөнки бала белән хокук сакчылары эшли”, - диде Ләйсән ханым.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев