Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Изге Болгар җыены-2021 чарасында Россиядән меңләгән мөселман катнашты

Кичә, 5 июнь көнне, Изге Болгар җыены уздырылды. Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул итүгә багышланган әлеге вакыйга ел саен оештырылып килә.

Җыен елдагыча Россиядә ислам нуры булып саналган борынгы Болгар җирендә үтте. Шушында 922 елда дәүләт дәрәҗәсендә ислам дине кабул ителгән дә. Әлеге тантанага меөләгән мөселман һәм башка дин әһелләре җыелды.
Программада 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең истәлек билгесе янында Коръән уку, шулай ук дини музыкаль концерт программасы да оештырылды. Моннан тыш төрки-татар язуы тарихы музее территориясендә гарәп каллиграфиясе осталыгына өйрәтү буенча мастер-класслар үтте. Чарада шулай ук милли көрәш буенча ярышлар да оештырылды.    

Фото: museum.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин иман намаз