Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кадерле шәһәрдәшләр, мөселман кардәшләребез!

Барыгызны да изге ай – Рамазан ае башлану белән ихластан тәбрик итәм.

Рамазан ае иманнарыбызга ныклык, җаннарыбызга тынычлык алып килсен. Аны чиста күңел, изге ният, хәерле гамәлләр белән каршы алыйк. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә, мәрхәмәтендә булып, файдалы итеп уздырыйк уразабызны. Раббыбыз безнең тәкъвалыгыбызны арттырып, йөрәкләребезне пакъләндерсен, сәламәтлегебезне нык итсен. Ил-көннәребезгә тынычлык, бәрәкәт бирсен, күкләребез аяз булсын. Бер-беребезнең кадерен белеп, дуслыкта, татулыкта яшәргә насыйп итсен. Бернәрсәгә карамыйча һәрчак алга барырга, изге максатларыбызга ирешергә, яңа үрләр яуларга көч-куәт бирсен. Иңне-ингә куеп, ярдәмләшеп яшик. Киләчәккә якты өметләр белән бергәләп барыйк!

Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау