Чаллыда кайбер йортларга кайнар су бирелде
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кайбер йортларга кайнар су бирелде

Исегезгә төшерәбез, җылылык энергетиклары барлыгы 729 погон км торбаның ныклыгын тикшерәләр.

Яр Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесе җылылык челтәрләрен сынау максатыннан опрессовкалау үткәрде. Нәтиҗәдә зыян килгән 18 урын ачыкланды. Аның 8е магистраль һәм 10сы кварталлар эчендәге челтәрләрдә булган. Энергетиклар аның дүртесен төзекләндергәннәр инде, калганнарында эшләр дәвам итә. Опрессовкалау тулысынча тәмамланган районнардагы йортларга кайнар су бирелгән. 

Исегезгә төшерәбез, җылылык энергетиклары барлыгы 729 погон км торбаның ныклыгын тикшерәләр. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


торак-коммуналь хуҗалык

Нет комментариев