Кайнар су вакытыннан алда бирелде
Яңалыклар тасмасы

Кайнар су вакытыннан алда бирелде

Җылылык челтәрләрен гидравлик сынау дәвам итә.

Яңа шәһәрдә җылылык челтәрләрен гидравлик сынауның  икенче  этабы 5 июньдә тәмамланырга тиеш. Әмма Яр Чаллы җылылык челтәрләре предприятиесе хезмәткәрләре бу эшне вакытыннан алдарак тәмамларга тырышалар.

Предприятиенең матбугат хезмәте: «Бүгенге көндә 217 йортның 127сенә кайнар су бирелде. 22, 24, 25, 63, 64, 65, 69  бистә нең барлык йортларында, 23, 47, 48, 49, 50, 51, 52 бистәнең күпчелек йортларында кайнар су бар», –  дип хәбәр итте. 


 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


торак-коммуналь хуҗалык кайнар су

Нет комментариев