Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Кайсы һөнәр ияләрен вакытыннан алда пенсиягә чыгармакчылар?

Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты рәисе урынбасары исемлекне киңәйтергә тәкъдим итә.

Россиядә пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукын бирә торган һөнәрләр исемлеген киңәйтергә тәкъдим итәләр. Дәүләт Думасының Мәгариф комитеты рәисе урынбасары Яна Лантратова шундый инициатива белән чыкты, дип яза «Известия» газетасы.

Әйтик, исемлекне гомуми белем бирү учреждениеләре педагоглары, директорлар, шул исәптән башлыклар һәм мөдирләр, шулай ук аларның урынбасарлары, балалар бакчалары һәм мәктәпләрдәге педагог-психологлар, физкультура буенча инспекторлар тулыландырырга мөмкин.

Лантратова билгеләп үткәнчә, әлеге тәкъдим педагоглар мөрәҗәгатенә бәйле рәвештә формалаштырылган, аларның эше вакытыннан алда пенсиягә чыгу хокукын бирә торган хезмәт стажына кертеп исәпләнми.

Депутат фикеренчә, педагог-психологлар, мәктәп директорлары һәм башка категорияләрнең эше җитди физик һәм психологик йөкләнеш белән бәйле.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев