Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Калфаклы бәйге»гә нәтиҗәләр ясау этабы бара

«Шәһри Чаллы» газетасы 25 июньнән «Калфаклы бәйге» дип исемләнгән өр-яңа конкурска старт биргән иде. 1 ай дәвамында, 25 июльгә кадәр, газета укучыларыбыз «Шәһри Чаллы» сайтында катнашучылар өчен актив тавыш бирделәр.

Бүгенге көндә бәйгенең өченче этабы – җиңүчеләрне билгеләү бара. Шуны искәртеп үтәбез: конкурсның нигезләмәсе буенча бәйгедә яшьләре, яшәү урыннары чикләнмәгән, теләге булган һәркем катнаша алды. Барысы бергә конкурста 42 кеше актив катнашты. Ә алар өчен җан атучылар тагын да күбрәк булды. Шунысы кызыклы: конкурсыбыз, чын мәгънәсендә, россиякүләм бәйгегә әйләнде. Катнашучыларыбыз Чаллыдан гына түгел, Татарстанның төрле районнарыннан, шул исәптән, Теләче, Алабуга, Тукай, Кайбыч, Минзәлә, Азнакай, Кукмара, Әтнә, Актаныш, Мәскәү, Казан шәһәрләре, хәттә Башкортстанның Чакмагыш районыннан да бар иде. Иң яшь катнашучыга нибары 10 ай, иң өлкәненә – 84 яшь.
Бу атна дәвамында катнашучыларның һәрберсен бәяләп, алар өчен бирелгән тавышларны санап, җиңүчеләрне билгелиячәкбез. Безнең белән калыгыз!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс