Яңалыклар тасмасы

«Кamarooms»та чыккан янгын буенча өстәмә мәгълүмат бар

Бу хакта янгын сүндерүчеләр хәбәр итте.

"Kamarooms" кунакханәсендә янгын иң беренче тамбурда чыга. Коткаручылар килгәндә ут өске катларны чолгап алган була. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк. Кунакханәдән 72 кешене эвакуациялиләр.

Исегезгә төшерәбез, янгын "Kamarooms"та иртәнге сәгать 9:40 чыкты. Урында 25 янгын сүндерү машинасы эшләде. 

Хәзерге вакытта тикшерү бара - янгын сәбәпләре ачыкланы. Әлеге вакыйганы прокуратура күзәтчелек астына алды. 

"Kamarooms" кунакханәсе 9 ел элек төзелгән булган.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев