Яңалыклар тасмасы

«Kamarooms»та кунган кешеләргә нинди ярдәм күрсәтелә?

Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов сөйләде.

"Kamarooms" кунакханәсендәге янгын урынына җирле хакимият җитәкчелеге дә килеп җитте. Башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов: "72 кеше эвакуацияләнде. Аларның 50се кунаклар, калганнары - хезмәткәрләр. Балалар, йөкле хатын-кызлар юк. Бөтенесен дә якындагы "Дом мебели" бинасына кертеп тордык. Кунакларны "Опен City", "Расстал" отельләренә урнаштырачакбыз", - диде.

Моннан тыш, җирле хакимият янгынны тизрәк сүндерү өчен өстәмә транспорт белән су ташыттырган. 

Фото Чаллы хакимиятенең матбугат хезмәтеннән алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев