Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

КАМАЗ яңа төр автобус җитештереп чыгарды

290 ат көченә ия яңа транспорт чарасына көчәйтелгән иминлек чаралары да урнаштырылган. Автобус ава калса, креслолардагы каешлар пассажирларны егылудан саклап кала алачак.

КАМАЗ яңа вездеход-автобус җитешереп чыгарды. Аны, пассажирлар йөртү белән беррәттән, күчмә лаборотория, медицина кабинеты, идарә пункты, инженер үзәге һәм хәтта киңәшмәләр урыны буларак та кулланып була. 

290 ат көченә ия транспорт чарасы Петербургта үткән халыкара газ форумында тәкъдир ителде. Ул «КАМАЗ-6250» вахта автобусы дип атала. Аңа берьюлы 32 кеше сыя ала. Моннан тыш 23 урынга каралган багаж урыннары да бар. Автобуска шулай ук заманча урындыклар, кондиционер һәм җылыту системасы урнаштырылган.

Белгечләр ышандыруынча, транспорт чарасына көчәйтелгән иминлек чаралары да куелган. Мисал өчен, автобус ава калса, креслолардагы каешлар пассажирларны егылудан саклап кала алачак.  

Дизайны буенча автобус КАМАЗның К5 яңа йөк автомобильләренә охшаган. 

фото:kamaz.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: камаз завод предприятие