КАМАЗ хәрбиләргә гуманитар йөк озатты
Яңалыклар тасмасы

КАМАЗ хәрбиләргә гуманитар йөк озатты

«Нива» машиналары да бар.

Автогигант махсус хәрби операциядәге егетләргә 17,7 миллион сумнан артык акчага 80 тоннан кирәк-ярак төяп җибәрде.

Өч «Нива» машинасы да булган гуманитр йөкне Ростовта КАМАЗ шефлык итә торган хәрби частьләргә тапшырдылар. 

Хәрбиләр бинокльләр, аккумуляторлар, медицина жгутлары, спрейлар, азык-төлек, кием-салымнар алды. 

Солдатларга шулай ук укучыларның хатлары, туганнарының посылкалары да тапшырылды. 
Фото/Наб.Челны онлайн
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


гуманитар ярдәм өлешчә мобилизация МАХСУС хәрби операция

Нет комментариев