Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“КАМАЗ”да 1 млн сумлык ягулык материалы урлаган склад хезмәктәрен тотканнар

Нәтиҗәдә, предприятиегә 1 млн сум күләмендә зыян килгән.

“КАМАЗ”да зур күләмдә ягулык-майлау материалларын урлау очрагы ачыкланган. Әлеге кырын гамәл белән склад хезмәткәре булып эшләүче бер хатын-кыз шөгыльләнгән. Моны комплекслы тикшерү барышында ачыклыйлар. 

Узган елның октябрендә предприятиенең машиналарны үткәрү пунктында бер йөк машинасын тоткарлыйлар. Чит оешманыкы булган әлеге транспорт чарасының багында 200 литр дизель ягулыгы була. Машина йөртүче дә шикле генә җаваплар бирә.

Тикшерә торгач, предприятиенең куркынычсызлык бүлеге хезмәткәрләре югарыда телгә алынган ханымның эзенә төшә. Ул урланган ягулыкны булмаган рейслар язып, исәптән төшергән. Шулай ук ялган документлар ясау очрагы да ачыкланган. Шул рәвешле 2021 елның ун ае эчендә генә дә 30,5 мең литр  дизель ягулыгы эссез югалган. Нәтиҗәдә, предприятиегә 1 млн сум күләмендә зыян килгән.

фото: ачык чыганаклардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: камаз завод предприятие