Кибетләргә керергә куркыныч, чөнки һәр көнне бәяләр үзгәреп тора. Бер кибеттә танышым сатучы булып эшли.
«Кая бара бу дөнья? Эш көнен бәяләрне үзгәртүдән башлыйбыз. Нигә аны контрольдә тотмыйлар икән?» – ди. Ә җитәкчеләр халыкны азык-төлек бәяләре контрольдә дип тынычландырмакчы була. Һичьюгы үзебездә җитештерелә торган азык-төлек бәяләрен үзгәртмәсеннәр иде алар. Инде кибетләргә керүчеләр дә кимеде бит. Күп кеше ипи белән сөт кенә ала. Бер көнне кибеттән бик моңсуланып чыктым әле. Болай дәвам итсә, тиздән азык-төлек кибетләренә керә дә алмабыз.
Гөлҗиһан Сабирова.
Нет комментариев