Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Казан мэриясе паркта 6 яшьлек малайның бармаклары өзелү очрагы турында аңлатма бирде

Казанның Горький исемендәге паркында «җырлый торган фонтанда» кечкенә малайның бармаклары өзелгәннән соң, участокны карау өчен Тышкы төзекләндерү комитеты һәм фонтанга хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре, шулай ук парклар һәм скверлар дирекциясе килгән.

Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Башкарма комитет хезмәткәрләре баланың әти-әнисе белән элемтәгә чыккан һәм ярдәм тәкъдим иткән.

Шулай ук шәһәрнең башкарма комитетында аңлатуларынча, әлеге фаҗиганең килеп чыгу сәбәбе ачык мәсьәлә булып кала. Видеокүзәтү камералары язмаларын карау төгәл җавап бирә алмый, ә әти-әнисе улларының бармагы өзелгән мизгелне үзләре күрмәгән.

«Бөтен илдә мондый фонтаннарга шундый ук рәшәткәләр куела – һәм мәгълүм булганча, элек мондый фаҗигаләрнең булганы юк иде. Үзеннән-үзе мондый хәл килеп чыгу өчен рәшәткәнең читләре шулкадәр очлы түгел. Әлеге хәлнең сәбәпләре ачыклангач, тиешле чаралар кабул ителәчәк. Шәһәр моның төгәл сәбәбен ачыкларга һәм фонтаннарның имин булуына ышанырга тиеш», – дип сөйләделәр Казан мэриясендә.

Шуны да искәртергә кирәк, фонтаннар янында кагыйдәләр язылган элмә такталар куелган. Мисал өчен, 7 яшькә кадәр балалар фонтан янында әти-әниләре күзәтүендә генә булырга тиеш, ә фонтан буйлап йөгерү катгый тыелган.

Алдарак  Казанның Горький исемендәге паркында 6 яшьлек малайның «җырлый торган фонтанда» бармаклары өзелгәнен язган идек.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев