Казанда бер машина җәяүле кичүендә кешене бәрдереп китә - ВИДЕО
Яңалыклар тасмасы

Казанда бер машина җәяүле кичүендә кешене бәрдереп китә - ВИДЕО

Башкалада булган юл-транспорт һәлакәте күзәтү камераларына эләккән.

Geely чит ил машинасына руле артында утыручы 53 яшьлек ханым җәяүле кичүенә килеп керә һәм кешене бәрдереп китә. Моннан тыш машинасы белән ут баганасына да килеп керә.

Беренчел мәгълүматлар буенча, бәрдереп киткән хатын-кызны ашыгыч ярдәм машина белән хастаханәгә алып китәләр.

Юл-транспорт һәлакәтенең бар нечкәлекләре дә тикшерелә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев