Казанда оркестр музыканты фаҗигале төстә һәлак булган
Яңалыклар тасмасы

Казанда оркестр музыканты фаҗигале төстә һәлак булган

Аңа 35 яшь иде.

Казаннан ерак түгел, Идел елгасында фаҗига булган. Гидроциклда барган бер хатын-кыз сапбордта йөрүчеләргә бәрелгән. Нәтиҗәдә өч ир-ат суга төшә. Икесе йөзеп чыга. Берсе бата.
«База» каналы мәгълүматлары буенча һәлак булучы – Татарстан дәүләт оркестры солисты, халыкара мәктәп укытучысы Виктор С.  
Гидроцикладагы хатын-кызның бу төр транспорт чарасын йөртү хокукы булмаган, имеш.

Фаҗиганең сәбәпләрен тикшерү эшләре башланды.
Фото: скриншот 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


югалту Үлем- китем

Нет комментариев