Чаллыда чаңгы узышлары узды
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда чаңгы узышлары узды

Быел ул 2 урында оештырылды

Чаллының Яр буе паркында иртәнге сәгать 9дан бирле кеше өзелми. "Татарстан чаңгы юлы - 2023" узышлары бара. Иң беренче итеп стартка  балалар бакчасына йөрүчеләр басты. Аларга 400 метр дистанция билгеләнде. Соңыннан үз көчләрен спортчылар, ветераннар сынады. 
Искәртергә кирәк, быел чаңгы узышлары Мәдәният һәм ял итү паркында да узды. Мәктәп, югары уку йортлары үз территорияләрендә дә узышлар оештырды. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев