Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хатын-кызлар күбрәк авырый

Чаллыда Covid-19 инфекциясен йоктырып авыручылар арасында хатын-кызлар саны ир-атларга караганда күбрәк.

Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсенең Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев хәбәр итте.Пандемия башланганнан бирле шәһәрдә яңа коронавирус инфекциясенең 880 очрагы ачыкланган, бу 100 мең кешегә 164,6 кеше туры килә. Авыручылар арасында хатын-кызлар 461 кеше, бу - авыручыларның 52,4 проценты һәм ир-атлар 419 кеше (47,6 процент) тәшкил итә.59 пациент медицина күзәтүендә тора, 6 820 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле Роспотребнадзор үз-үзеңне изоляцияләү турында 4 233 күрсәтмә биргән, 711 күрсәтмә инфекция учакларын эшкәртү турында бирелгән.
Аның әйтүенчә, вәзгыять җитди булуга карамастан, шәһәр халкы битлек кию режимына игътибар итми. “Хастаханә койкасына эләккән кешеләр соңыннан: „Әгәр шулкадәр кыен буласын белсәм, битлек киеп йоклаган да булыр идем...“ - диләр. Һәр нәрсәгә үз тәҗрибәң аша килергә кирәкмени... Бары тик санитар таләпләрне генә үтәргә кирәк”, - ди баш санитар табиб.

Фото:Ачык чыганаклардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X