Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Хезмәттәшләребез казанышы

XII Дөньякүләм «Белем җәүһәрләре» татар интернет-проектлары бәйгесенең 2021 елгы финалистлары билгеле булды.

Алар арасында «Көмеш кыңгырау» республика балалар һәм яшүсмерләр газетасының официаль сайты һәм инстаграм сәхифәсе дә бар. Алар «Гаилә, милли тәрбия һәм сәламәт яшәү рәвеше өлкәләрендә иң файдалы һәм популяр интернет-проект» һәм «Инстаграмда иң файдалы һәм популяр татар аккаунты» номинацияләрендә җиңүгә иреште. Әлеге сайтның мөхәррире һәм СММ белгече - Мирзаһитова Ләйлә Габдулхай кызы. Хезмәттәшебезне дөньякүләм бәйгедә финалист дәрәҗәсенә ирешүе белән котлыйбыз! Бәйгедә барлыгы 73 проект катнашкан. Финалистларны бүләкләү тантанасы 6нчы декабрь көнне ТР Фәннәр Академиясенең актлар залында үткәрелә.  
 

Фото: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җиңү