“Клон”  йолдызының гомере өчен көрәшәләр
Яңалыклар тасмасы

“Клон”  йолдызының гомере өчен көрәшәләр

Б­ра­зи­ли­я­дә 52 яшь­лек ак­тер Лу­си­а­но Ша­фир го­ме­рен сак­лап ка­лу өчен та­биб­лар кө­рә­шә. Ул ко­ро­на­ви­рус ин­фек­ци­я­сен бик авыр ки­че­рә.

 22 июньдә актерны реанимациягә салалар һәм ИВЛ аппаратына тоташтыралар. Бу турыда StarHit яза. 10 июльдә аның хәле бераз яхшыра.

“Ул интенсив терапия бүлегендә. Сәламәтләнү турында сөйләргә иртәрәк әле, ул үз аңында. ИВЛ аппаратыннан аердылар, хәзер табиблар эшли”,- дип әйткән актерның якыннары.

Шафирның юан эчәклегенең бер өлешен кисеп алу өчен операция ясаганнар. Бу Covid-19 авыруыннан өзлегү сәбәпле килеп чыккандыр дип фаразлыйлар. Лусиано Шафир “Клон” сериалында Зейн ролен башкарган иде.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


короновирус илдә көндә

Нет комментариев