Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Көнбагышкай” – республикада үрнәк бакча

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы туган телдә белем бирүнең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау максатыннан бәйгеләр уздырды. Күптән түгел бу өлкәдә иң уңышлы эшләүче мәгариф һәм мәктәпкәчә белем учреждениеләрен ачыклап, Татарстан Дәүләт Советының Кече залында бүләкләү тантанасы булды.

Җи­ңү­че­ләр ара­сын­да шә­һә­ре­без­нең “Көн­ба­гыш­кай” 82нче ба­ла­лар бак­ча­сы да бар иде. Ре­зи­дә Иса­е­ва җи­тәк­че­ле­ген­дә­ге әле­ге уч­реж­де­ние “Ту­ган тел­дә бе­лем һәм тәр­бия би­рү­не оеш­ты­ра тор­ган иң ях­шы ба­ла­лар бак­ча­сы” рес­пуб­ли­ка бәй­ге­сен­дә 104 бак­ча ара­сын­да җи­ңү­че бул­ды. Бү­ләк­ләү тан­та­на­сын­да ТР Дә­ү­ләт Со­ве­ты Рә­и­се урын­ба­са­ры Ма­рат Әх­мә­тов һәм Та­тар­стан мә­га­риф һәм фән ми­нис­т­ры Ил­сур Һа­диул­лин да кат­наш­ты. Ми­нистр ту­ган тел­ләр­гә өй­рә­тү көн ка­да­гын­да­гы мәсь­ә­лә бу­лу­ын ис­кәрт­те. “Ата-ана ба­ла­сы­ның тор­мы­шын­да ту­ган тел­нең ни­ка­дәр мө­һим икә­нен аң­ла­сын өчен, мил­ли мо­хит, те­ле­без­нең кул­ла­ныш да­и­рә­се бу­лу мө­һим”, ди­де ул.  Җи­ңү­че­ләр  500 мең сум пре­мия бе­лән бү­ләк­лән­де.

“Көн­ба­гыш­кай” ба­ла­лар бак­ча­сын­да нә­ни­ләр­нең ир­тә­се ту­ган тел­дә җыр-би­ю­ләр­дән баш­ла­на. Ма­лай­лар һәм кыз­лар бак­ча­да та­тар те­лен­дә ки­тап­лар укый­лар, мульт­фильм­нар ка­рый­лар, чы­гыш­лар ясый­лар. Мон­нан тыш, физ­куль­ту­ра һәм ма­те­ма­ти­ка дә­рес­лә­ре дә та­тар­ча укы­ты­ла икән.

Би­ре­дә тәр­би­я­лә­нү­че 279 ба­ла­га 31 тәр­би­я­че бе­лем һәм тәр­бия би­рә. “Уен – ба­ла­лар­ның төп шө­гы­ле. Шу­ңа кү­рә без ту­ган тел­не уен­нар аша өй­рә­тер­гә ты­ры­ша­быз. Сөй­ләм те­лен үс­те­рү­дә ха­лык авыз иҗа­тын ни­гез итеп ала­быз”, ди тәр­би­я­че Гөл­шат Ха­ли­то­ва.

Кол­лек­тив­ның шу­лай ур­так мак­сат өчен кул­га-кул то­ты­нып, бер­дәм бу­лып эш­лә­ве үзе­нең нә­ти­җә­сен озак көт­тер­ми. “Көн­ба­гыш­кай” та­тар те­лен укы­ту ме­то­ди­ка­сы бу­ен­ча рес­пуб­ли­ка­да иң ях­шы ба­ла­лар бак­ча­сы дип та­бы­ла.

“Бу без­нең бе­рен­че ге­нә җи­ңү­е­без тү­гел, 2017 ел­да бак­ча­быз иң ях­шы би­линг­валь уч­реж­де­ние дип та­был­ган иде. Грант ак­ча­сы­на әй­лә­нә-ти­рә­без­не ба­ет­тык, уен­нар, ин­те­рак­тив так­та­лар һәм баш­ка ки­рәк-ярак­лар ал­дык. Хез­мәт­кәр­лә­ре­без­нең бе­лем­нә­рен кү­тә­реп, ква­ли­фи­ка­ци­я­лә­рен арт­тыр­дык. 2020 ел­да та­гын җи­ңү яу­ла­дык. 500 мең сум ак­ча от­тык. Бу ак­ча­га мат­ди-тех­ник ба­за­ны ны­гы­тып, та­гын да ях­шы­рак эш­ләр­без”, ди бак­ча җи­тәк­че­се Ре­зи­дә Иса­е­ва.

Әле­ге бак­ча кол­лек­ти­вы, ты­ры­шып эш­лә­сәң ба­ла­лар­ны ту­ган тел­дә укыр­га, язар­га һәм сөй­лә­шер­гә өй­рә­теп бу­ла­ча­гын, янә­дән дә­лил­ләп, Та­тар­стан­да иң ях­шы кол­лек­тив дип та­был­ды. Ди­мәк, те­ләк ба­рын­да, авыр­лык­лар­ны җи­ңеп, мак­сат­ка ире­шер­гә, та­тар мил­лә­тен һәм те­лен үс­те­рү­гә өлеш кер­теп бу­ла. Бу бак­ча хез­мәт­кәр­лә­ре тәҗ­ри­бә­сен баш­ка­лар да үз­лә­ре­нә өл­ге итеп алып, мил­лә­те­без өчен фай­да­лы эш­ләр баш­кар­сын­нар иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев