«Кол Шәриф» мәчетеннән дә биегрәк булачак?
Яңалыклар тасмасы

«Кол Шәриф» мәчетеннән дә биегрәк булачак?

Узган ел Чаллының «Җәмигъ» мәчете төзелешенә 55,8 миллион акча җыелган. Иң зур хәйриячеләр «Хаят Кимья» һәм «Кастамону» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе (ТОСЭР) резидентлары булган.

Алар икесе дә 7,5 миллион сум акча биргән. «Сетевая компания» акционерлар җәмгыятенеке 5 миллион 155 мең сум. Минтимер Шәймиевнең «Яңарыш» фонды 5 миллион сум белән ярдәм иткән.

Мәчетнең дүрт манарасы була: ике кечкенә манара арткы фасад ягыннан, ике биеге флигельләрнең ян-ягында. Ике озын манараның биеклеге 76 метр. Чагыштыру өчен: «Кол Шәриф» мәчетенең манаралары 58 метр биеклектә.  
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев