Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Көрәшче Рәнис Гыйләҗетдинов: «Гелик мин, шундый ук “мощный”» - ФОТО, ВИДЕОЛАР

Келәмдә ул үзен бик тыныч тотарга тырыша, һәр адымын, һәр алымын күз алдыннан үткәрә, көндәшенә тиз генә ташланмый. Уйлый. Үзенең тактикасы бар. Келәм читендә исә ул бик ачык, мөлаем, оптимистик рухлы, шаян, кояш кебек балкып торучы егет. Татар көрәше буенча ике тапкыр дөнья чемпионы, билбаулы көрәш буенча атказанган спорт мастеры, көрәш буенча спорт мастеры, 27 яшьлек Рәнис Гыйләҗетдинов белән дусларча әңгәмә кордык.

Төрле бәйрәмнәрдә, җыеннарда, Сабантуйларда бил алышу традициясе буыннан-буынга күчеп, бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән. Кечкенәдән үк хәтердә калган: әтиләр, абыйлар белән бергә җыелып, авылдан авылга йөреп, көрәш карый идек без. Әтием Рифат та, абыем Рафаис Ибатуллиннар да көрәштеләр. Алар өчен җан атулар, берүк имгәнә күрмәсеннәр инде дип борчылып торулар да истә.

Чаллы Сабан туена да көрәш башланганчы дип әллә ничә сәгать алдан килеп, ярышларны зарыгып көтеп утыра идек. Көрәш башлангач, яраткан спортчысы өчен әтиләр бөтен җаннарын бирергә әзер булып утыралар иде. «Дөрес булмады!», «Чистага атты!», «Әйдә, тагын бер балл!», «Кая карыйсыз!» кебек сүзләр кычкырып, баш хөкемдарлар белән бәхәскә кереп бетәләр иде. 

Бүген татарча көрәш өчен янып-көеп яшәүче, ярышларның кайда уздырылуына карамастан шунда баручы, безне көрәш дөньясы белән таныштырып торучы Илшат туганым бар минем. Нәкъ ул: «Шундый олы үрләр яулаган Рәнис Гыйләҗетдинов исемле көрәшче бар. Аны безнең шәһәрдә белергә тиешләр! Көчле егет ул!» – дип, язуымның сәбәпчесе булды. 

Рәнис белән сөйләшә башлагач та, аның бик итагатьле, сабыр икәненә игътибар иттем. Күптәнге танышлар кебек аралаштык без аның белән. 

– Рәнис, гаиләң турында сөйлә әле. Көрәшкә ничек кереп киттең?

– Әтием Разин – Минзәләдән, әнием Анна – Зәй якларыннан. Алар элегрәк шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнделәр, хәзер икесе дә лаеклы ялда. Гаиләдә мин үзем генә. Әмма туганнарым, күпсанлы дусларым бар. Бәләкәй чактан ук авыл Сабантуйларында көрәш карарга ярата идем. Әти дә көрәшеп йөрде. Шулай бер Сабан туенда көрәшкә кызыгып карап тордым да, балаларны келәмгә чакыра башлагач, озак уйлап тормадым, чыктым. Җиңелдем! Шуннан үҗәтлек, җиңәргә теләк барлыкка килдеме, әти бер алым өйрәтте – «печән чабу» (скрутка) дип атала ул. Һәм, беләсеңме, шул алым килеп чыкты, отышлы булды ул. Икенче елны Сабантуйда келәмгә чыккач җиңдем мин! Хәтта әти өйрәткән алым белән ике тапкыр дөнья чемпионы булдым.

– Син бик максатчан, димәк?

– Ансыз булмый. Кечкенәдән үк бик дәртле, үз дигәненә ирешә торганнардан идем мин, спортны гел яраттым. Авылга кайткач та дусларым белән гел берәр спорт төрендә ярыша идек, күбесенчә көрәш була иде ул. Хоккейны да үз иттем. Көрәш белән ныклап торып беренче сыйныфта укыганда шөгыльләнә башладым.

– Әти-әниең бу шөгылеңә ничек карый? Әниең куркадыр инде... Тән җәрәхәтләре дә алырга мөмкинсең бит.

– Яраткан шөгылем булгач, әти дә, әни дә көрәшүемә каршы килмиләр. Минем килеп чыга бит, бөтен кеше дә алай булдыра алмый әле (көлә). Быел көрәшә башлавыма да 20 ел бит! Әти мине гел тонуста тота анысы, аны тыңлыйм, төпле киңәшләренә колак салам. Әни башта курка иде... Хәзер юк инде, ияләште булса кирәк. Имгәнүләр алган бар, аның ничәү булганын хәтерләмим дә инде. Батыр ярасыз йөрми дим дә, алга таба атлыйм. Травмалар мине тормышта көчлерәк, чыдамрак итә. Хәзер дә аягымда тимер тора. Бер ярыш вакытында бик каты имгәндем, шуңа да травманың нәрсә икәнен яхшы беләм. Моны берәүгә дә теләмәс идем.

– Иң истә калган ярышың? Дөньяның төрле почмакларында булганың бардыр?

– Анысы шулай. Бөтен Татарстанда, Россиянең бөтен төбәкләрендә. 2018 елда беренче тапкыр дөнья чемпионы булдым. Ул көнне мәңге онытасым юк! Иң бәхетле көннәремнең берсе булгандыр ул!

– Рәнис, кушаматың «Гелик» икәнен беләм. Кайдан килеп чыкты бу? 

(Елмая). Гелик – «Мерседес гелендваген» машинасы сүзеннән алынган. Шул автомобиль шикелле «мощный» бит мин (көлә). Аннары, фамилиям дә Гыйләҗетдинов, туры килә дип әйтимме... Тренировкалар вакытында үзеннән-үзе килеп чыкты шулай. Кемдер шаяртып кына «Гелик» дип әйтте дә, шуннан китте. Үзем уйлап чыгарган кушамат түгел.

– Көндәшләрең кемнәр? Бер келәмдә дустың яисә бер спорткомплекста көрәшеп йөргән иптәшең туры килсә нишлисең?

– Көрәш буенча төп көндәшләр Татарстаннан, билбаулы көрәш буенча – чит регионнардан. Берәүнең дә җиңеләсе килми, берәү дә җиңүен сиңа бүләк итеп бирми. Келәмдә матур көрәш күрсәтү яклы мин. Ә инде ярышлар вакытында бергә шөгыльләнеп йөргән иптәшең туры килсә авыр була. Көрәшә башларга авыр дип әйтимме соң?.. Көрәшкә бирелә алмыйм! Шунысы бар: келәмдә, телисеңме моны, юкмы, без – көндәшләр, ә инде келәм читендә – дуслар. Алай көрәшергә туры килгәндә җиңсәм бик сөенәм, көндәшем-дустым җиңсә, аның да чын күңелдән шатлыгын уртаклашам. Ну бераз күңелсезрәк була инде (көлә).

– Келәмдә Рәнис Гыйләҗетдинов нинди? Үзеңне ничек характерлар идең?

– Эмоциональ яктан караганда – бик тыныч, көрәштә эмоция күбесенчә зыян гына китерә. «Атакующий, бросковый стиль»дә көрәшәм һәм шундый стильдә көрәш алып баручылар белән келәмгә чыгарга яратам. «Пычрак» көрәшкәннәрне җенем сөйми.

– Туеп ташлыйсың килгән чаклар буламы?

– Юк, бу спорт төрен бик яратам! 27 ел гомеремнең 20сен көрәшкә багышлагач, бүтәнчә яши алмам кебек. Бу күптәннән минем яшәү рәвешемә әйләнде инде! Аннары көрәштән туктасам да, спортзалга йөрүемне туктатмаячакмын, Аллаһ теләсә.

– Чаллыда көрәшчеләргә тиешле шартлар тудырыламы?

– Әйе, монда тел-теш тидерерлек түгел. Чаллы көрәш федерациясе бик көчле, барлык шартлар да бар, бары тик эшлә генә. Шәһәребездә көрәш дәрәҗәсен тагын да күтәрер өчен бар яктан да теләктәшлек бар хәзер.

– Башка районнардан да тәкъдимнәр киләме үзеңә? 

– Әйе, булгалый.

– Тренер буласың килмиме?

– Әлегә юк, алга таба тормыш күрсәтер.

– Иң зур бүләкләрең? Ничә тәкә генә алганың бар?

– Узган ел Чаллы Сабан туенда абсолют батыр калып, «Лада Веста» машинасы алдым. Иң зур бүләгем шул. Ә тәкәләрне санаганым юк, исәбе-хисабы юк инде аларның!

– Яшь буенча зурлар белән көрәшкәнең бармы?

– Әлегә гел шундыйлар гына туры килә дә инде. Әйтик, Муса Җәлил истәлегенә уздырылган көрәш турнирында Сергей Павлик белән бил алыштым. Ул авырлык буенча да, яше буенча да миннән зуррак. Ә иң истә калганы: әле бәләкәй чагымда, дүртенче сыйныфта укыганда, 10нчы класс малаен җиңгән идем. Менә шатлык иде ул! Ул вакытта кичергәннәремне мәңге онытасым юк! 

– Көрәшчеләр көне буе спортзалда, режим белән генә яшиләр, клубларга бармыйлар, кызлар белән йөрмиләр, күңелсез яшиләр дигән стереотип бар. Син дә шулар рәтендәме?

– Әйе, шулар рәтендә шул. Ә кем әйтте андый тормышны күңелсез дип?! Бер дә алай димәс идем! Үзем, мисалга, яңа һөнәр өйрәнәм. Моны да булдыра алам дим. Үземне шулай сыныйм. Һәр кеше яшәүдән үзенчә рәхәт таба. Тормышта да шулай – җиңәсең, үз дигәнеңә ирешәсең килсә, көн саен кечкенә генә адымнар белән алга атларга кирәк.

– Игътибар яратасыңмы? Популяр булу теләге бармы?

– Андый теләк һәр кешедә бар. Тик тормышта популяр булам дип, «кеше башыннан» йөрмәскә, кеше сөйләмәскә, рәнҗетмәскә, кеше булып калырга кирәк. 

Менә шундый ул чемпион Рәнис Гыйләҗетдинов. Тыйнак, акыллы, һәр сүзен үлчәп сөйләүче, тырыш һәм максатчан. Аның турында келәмдәш дуслары да бары тик яхшы фикердә. 

– Рәнис күп укый, грамоталы. Сөйләшкәндә дә матур итеп әңгәмә кора. Нәрсәгә алынса да, яхшы итеп башкарып чыга. Рәнис – күбрәк теоретик. Ул башта бөтен нәрсәне төптән, энәсеннән җебенә кадәр тикшерә, аннары шуларны практикада куллана. Көрәштә дә нәкъ шулай! Барысын да төптән уйлый, көндәшенең нәрсә уйлаганына кадәр белә ул. Аннары, ул агрессив көрәшми, үзенең хис-кичерешләрен контрольдә тота. Үзенең авырлыгына карамастан, ул бик җитез һәм тиз көрәшә. Рәнис бик тырыш, көн саен тренировкада, дөрес туклана, эчми, тартмый. Мин моны аның уңыш сере дип тә әйтер идем, – дип сөйли Рәнис Гыйләҗетдинов турында көрәшче Ришат Камалов. 

Рәнис Гыйләҗетдинов турында кыскача белешмә

Туган җире һәм яшәү урыны: Яр Чаллы шәһәре 
Яше: 27
Укый: Казан федераль университетының Чаллы филиалы, математика һәм механика факультеты 
Көрәшә: Яр Чаллы өчен
Тормыш хәле: өйләнмәгән
Көрәштә үлчәү авырлыгы: 130+ кг, билбаулы көрәштә – 100+ кг
Тренерлары: беренче тренеры Илгиз Шәмсевәлиев, хәзер Илнур Хәйбуллин

Гөлия ИБАТУЛЛИНА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

13

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев