Кулсыз-аяксыз Чаллы кызы турында фильм төшерделәр
Аны кыска гына вакыт эчендә миллионга якын кеше караган.
Газетабыз герое, ятимнәр йортында тәрбияләнеп, бүгенге көндә әнисе белән Казанда яшәүче Вероника Лазарева турында «Мин гади кыз» дигән фильм чыкты. Аны «Снег Медиа» компаниясе төшергән. Фильмны кыска гына вакыт эчендә миллионга якын кеше караган.
«Кул-аякларым булмаса да, мин гадәти кызлар кебек яшим. Җырларга, синтезаторда уйнарга, рәсем ясарга яратам. Хәйрия чараларында катнашам. Күптән түгел кинога да төштем. Минем тормышым белән кызыксынучылар аны карап, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап табарлар дип уйлыйм. Кешеләргә киңәшем шул: күңел төшенкелегенә бирелмичә, куйган максатларыңны тормышка ашыру өчен тырышырга гына кирәк», – диде ул «Шәһри Чаллы» газетасы хәбәрчесенә.
Фотолар Вероника Лазаревадан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев