Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Күрәчәгең булса... Чаллы - Зәй трассасында авария

Юл-транспорт һәлакәтенә 40 ел стажлы машина йөртүче сәбәпче.

Яр Чаллы - Зәй трассасында көчле авария булды: "Ниссан Тиида" машинасы белән "Лада Гранта" бәрелеште. Бу хакта Тукай районы дәүләт автоинспекциясе башлыгы Шамил Ганиев хәбәр итте.

Юл-транспорт һәлакәте кичке сәгать 8дә була.  60 яшьлек "Ниссан Тиида" хуҗасы тизлек режимын сакламый. Җитмәсә, трассада буран. Руль белән идарәне югалтып, ул каршы полосага чыга. Бу вакытта "Лада Гранта" хәрәкәт иткән була. 22 яшьлек егет җитди имгәнүләр ала: башы һәм күкрәк өлеше зыян күрә. Әлеге егетнең машина йөртә башлавына 4 кенә ел икән. Авариягә сәбәпче булган ир-атның юл йөрү стажы - 40 ел. 

"Лада Гранта" хуҗасы Түбән Кама ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсендә. 

Тукай районы дәүләт автоинспекциясе фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл-транспортһәлакәте