Кыш Бабай нинди таләпләрне үтәргә тиеш?
Яңалыклар тасмасы

Кыш Бабай нинди таләпләрне үтәргә тиеш?

Кыш бабай яңа коронавирус инфекциясе янавы аркасында бәйрәмнәрдә битлек белән булырга тиеш

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Бүгенге көндә Кыш бабайга карата нинди дә булса катгый таләпләр юк. Тик битлек режимы - ул барысы өчен дә. Әгәр Кыш Бабай оештырылган бәйрәмгә килә икән, аның битлеге булырга тиеш», — дип билгеләп үтте спикер.

Любовь Авдонина, сакал һәм мыекларына карамастан, Яңа елның төп тылсымчысы борыны ачык, дип ассызыклады. Битлек исә сулыш органнарын саклау өчен кирәк.


Нет комментариев