Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Лицей горурлыгы

Чаллыда Россия, республика, шәһәр күләмендә уза торган бәйгеләрдә җиңү яулаган тырыш һәм сәләтле балалар күп. Ә алар киләчәгебезнең яктысы. Бүген укучыларыбны аларның берсе – Г.Акыш исемендәге лицей-интернат укучысы Ләйсән Саматова белән танышытырабыз.

Ләйсән - лицейның алдынгы укучыларының берсе. Аның белән аралашкач, тәртипле, талантлы һәм инсафлы бала икәнлегенә үзем дә инандым. “Мин Г.Акыш исемендәге лицейны бик яратам. 5нче сыйныфтан соң бирегә килгән идем. Бер дә үкенмим. Ул минем икенче өем кебек. Биредә укучыларны ишек төбеннән үк, елмаеп каршы алалар, укытучылар да, китапхнәчебез дә бик әйбәт. Барсының да йөзләреннән нур бөркелеп тора”, - диде ул үзе укый торган лицей турында. 
“Ләйсәнебезнең үзен дә укытучылар да, укучылар да ярата, хөрмә итә. Ул барлык фәннәрне “4” һәм “5”лек белә. 9нчы сыйныфтан соң имтиханнарны да уңышлы тапшырды. Тырышып укуы белән генә түгел, активлыгы, максатчанлыгы белән дә күпләргә үрнәк ул. Аның беркайчан да дәресләргә әзерләнмичә килгәне юк. Шәһәрдә, республикада уза торган төрле конкурсларга ныклап әзерләнеп,  катнаша. Һәм күп вакыт  җиңә. Мактанырлык уңышлары күп булса да, эреләнеп  йөрми. Шуңа күрә аның дуслары да күп”, - ди сыйныф җитәкчесе Әнисә Нуриева. 
Ләйсән гитарада, фортепианода уйнарга, җырларга, укырга, рәсем ясарга ярата. Татар һәм рус әдәбиятлары, биология – яраткан фәннәре. Ул сәнгать мәктәбен уңышлы гына тәмамлаган. “Фортепианода дөрес итеп уйнарга өйрәткән укытучым Эльвира Кравченкога рәхмәтем чиксез. Сәнгать мәктәбендә уку сәхнәдә үзеңне тотарга, кыю һәм чая булырга, чыгыш  ясаганда югалып калмаска өйрәтә, үзеңдә ышаныч тудыра”, - ди Ләйсән. 
 -  Мин һәр туган көнне файдалы итеп уздырырга тырышам. Үземне төрле бәйгеләрдә сынап карыйсым килә.  4 ел элек “Татар кызы” бәйгесендә катнашып, шәһәрдә - беренче, республикада икенче урын яуладым. Укытучыларым теге яки бу конкурс була диюгә ныклап әзерләнәм. Җыр бәйгеләрендә катнашу өчен җырны әнием Эльвира, әтием Илназ, әбием Халидә белән бергә сайлыйбыз. Лирик җырларга өстенлек бирәм. “'Туган тел” дип исемләнгән нәфис сүз бәйгесендә җиңдем. “Колибри” дип исемләнгән бәйге дә миңа уңыш китерде. Беренче һәм икенче урын яуладым. Мин шигырь бәйгеләрен аеруча яратам. Лицей-интернатта узган бәйгедә беренче урын минеке булды. Татар мәктәбендә укуым башка фәннәрне өйрәнүгә һич тә комачауламый. Рус теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадасында призлы урын алдым.  “Фронт хатлары...” республика конфренциясендә катнашып сертификатка ия булдым, “Яз гүзәле” бәйгесендә “Иң иҗади” дигән номинациядә җиңдем,” - ди ул.  
Укытучылар әйтүенчә, Ләйсән бик күп бәйгеләрдә җиңгән. Аларның барысын да искә төшереп тә, сөйләп бетерү дә мөмкин түгел. “Ләйсәнебез бик тырыш, максатчан, позитив. Ул лицейга елмаеп килеп керә. Аның зарланган вакытын, кәефсез  чагын күрмәссең. Тыштан сиздермәсә дә, ул нинди генә чара, имтиханнар алдыннан бик борчыла. Сәламәт һәм бәхетле булсын”, - ди Әнисә Әнваровна. 
Әти-әнисе Ләйсәндә татар кызларына хас сыйфатларны тәрбияләгән. Тыйнак, тырыш, сөйкемле, мөлаем, хезмәт сөючән кыз  – әнисенең  һәм әбисенең төп ярдәмчесе. Каникулларда ул Минзәлә районы Хуҗаәхмәт авылында әбиләрендә булырга тырыша. Авыл табигате шәһәр ыгы-зыгысын оныттыра. Җәй көннәрендә җиләк җыеп ләззәтләнә. 
Ләйсән урта мәктәптән соң табиб булырга хыяллана. “Яз көне Ижау дәүләт медицина институтына экскурсиягә барган идек. Анда миңа бик ошады. Шунда укып, табиб һөнәре алып, кешеләрне дәвалыйсым килә”, - дип киләчәккә планнары белән уртаклашты ул. “Теләк булганда максатка ирешү авыр түгел. Иң мөһиме – бәхетле очракка өмет итмичә, үз көчеңә таянып, тырышып укырга, үз өстеңдә эшләргә, укырга кирәк”, - диде ул җәйге кичне үзенең ихлас елмаюы белән бизәп. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр сәләтле балалар