Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәп укучылары җәйгә кая эшкә урнаша ала?

Балаларның күбесе көненә 2 сәгать кенә эшләячәк.

Мәктәп укучыларының көтеп алынган каникуллары җитте. Берәүләр вакытын лагерьларда ял итеп уздырырга уйласа, икенчеләре акча эшләргә ниятли. Быел Чаллыда 3 меңгә якын баланы эшкә урнаштырырга планлаштыралар. Аларның күбесе көненә 2 сәгать кенә эшләячәк. Бер айга 6300 сум хезмәт хакы вәгъдә итәләр. 2400 бала мәгариф учреждениеләре, “Шәһәр яшелләндерү хуҗалыгы”, "Чаллы су каналы" предприятиеләрендә эшләячәк. 400 мәктәп укучысы “Чаллы икмәге”, “Сатурн”, “Кориб” предприятеләренә, “Камаз” һәм пресс-рам заводына эшкә урнаша ала. Биредә балалар көне буе эшли алачак. Хезмәт хакы да зуррак булачак. 

- Укучы муниципаль булмаган, бюджетка карамаган предприятиедә эшләсә, аның хезмәт хакы 19565 сумны тәшкил итәчәк. Шуңа өстәмә 2250 сум түләнеләчәк. Бу акча тулы бер ай өчен биреләчәк”, - дигән иде матбугат конференциясендә шәһәрнең мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова. (тулырак моннан укы)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәт мәшгульлек мәктәп укучылары