Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мәктәп укучыларына 21 мең сум түләячәкләр

Җәйге вакытка аларга эш тәкъдим итәләр.

Быел Чаллыда 3 меңгә якын укучыны эшкә урнаштырырга уйлыйлар. Аларның күбесе бюджет оешмаларда эшләячәк. Бу хакта матбугат конференциясендә шәһәрнең мәшгульлек үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова хәбәр итте.

"Бүгенге көндә шәһәр предприятеләрендә 36 укучы инде хезмәт куя. Калганнары җәйге вакытка урнашачак. Балаларга хезмәт хакын түләү өчен шәһәр бюджетыннан 13 млн. 700 мең сум бүленеп бирелә. Укучылар көненә 2 сәгать эшләячәк. Аларга бер айга 6300 сум түләнеләчәк", - ди Татьяна Быданова. 

Балаларга тирә-юньне яшелләндерү, мәктәп яны территориясен тәртипкә китерү, спорт һәм балалар мәйданчыкларын ремонтлау, шәһәр чараларында, реставрациядә һәм обелискларны карауда катнашу кебек эшләр тәкъдим ителәчәк.  

Укучыларга хезмәт хакын түләү өчен республика бюджетыннан да 5 млн. сум бүленеп бирелә. Ул материаль ярдәм буларак тотылачак, ягъни предприятие түләгән хезмәт хакына 2250 сум өстәләчәк. 

"Укучы муниципаль булмаган, бюджетка карамаган предприятиедә эшләсә, аның хезмәт хакы 19565 сумны тәшкил итәчәк. Шуңа өстәмә 2250 сум түләнеләчәк. Бу акча тулы бер ай өчен биреләчәк. Бюджет оешмалар мәшгульлек үзәге белән килешү төзесә, хезмәт хакы 16242 сумны тәшкил итәчәк. Монда да материаль ярдәм өстәләчәк", - ди җитәкче. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәт мәшгульлек мәктәп бала эш