Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәләкәс күпере асты юлы кайчан төзелеп бетәчәк?

Эшләр 84 процентка төгәлләнгән.

Бүгенге көндә Мәләкәс елгасы күпере астындагы борылыш юлы төзелә. Ул Муса Җәлил һәм Яр Чаллы проспектларын тоташтырачак. Эшләр 84 процентка төгәлләнде, ди башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев. Юлларны 30 августка кадәр кулланылышка тапшырырга планлаштыралар. 

"Ял көнендә яңгыр яуды. Туктап юлларны карарга булдым. Эшчеләр юк иде. Соңыннан төшке вакыттан соң тагын бер тапкыр тикшердем. Ул вакытта яңгыр туктаган иде. Эшчеләр бар көченә эшли иде. Берсенең дә чырае сытылмаган", - ди Чаллы мэры Наил Мәһдиев. 

Һава торышы әйбәт булганда мэр төзелеш эшләрен ял көннәрендә дә алып барырга сорый. "Кояшлы эссе көннәр авыл хуҗалыгы өчен генә уңайсыз, төзүчеләргә менә дигән вакыт", - ди ул. Юллардагы ремонтны сентябрьга төгәлләргә кушты мэр. 

Исегезгә төшерәбез, Чаллыда Вахитов проспектында капиталь ремонт бара. Сөембикә проспектыннан Машиностроительная урамына кадәр өлеше төзекләндерелә. Анда эшләр 20 процентка төгәлләнгән. Мәскәү проспектының Һади Такташ урамына кадәр дәвамы 60 процентка ясалган. Хәсән Туфан проспектындагы ремонт вакытыннан иртәрәк, июнь аенда ук тәмамланды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллар төзелеше