"Мастеровые" театрында берьюлы ике спектакль куярга мөмкин булачак - ФОТОЛАР
Наил Мәһдиев "Мастеровые" театрының Чулман проспектында урнашкан яңа бинасы төзелешенең барышын бәяләде.
Хәзерге вакытта төзелеш мәйданчыгында фасад урнаштыру, витражларны монтажлау, эчке инженерлык челтәрләрен урнаштыру, төзекләндерү эшләре башкарыла.
Театрның дүрт катлы бинасын төзү белән Илнар Гайсин җитәкчелегендәге «Евростиль» төзелеш компаниясе шөгыльләнә. Искәртеп үтик, объект өстендә эшләр 2021 елның ноябрендә башланган иде.
Театрның мәйданы – 13 мең квадрат метр. Административ һәм хезмәт биналарыннан тыш, театрда фотомастерская, тавыш яздыру студиясе, кече һәм зур заллар, күргәзмә залы, кафе, балалар бүлмәсе, видеотека һәм архив урнашачак.
Яңа бинада иң кечкенә тамашачылар өчен спектакль курсәтү планлаштырыла. Билгеләп үтик, театрда ике сәхнә булачак, шул исәптән параллель ике спектакль курсәтү мөмкинлеге бар.
“Ике спектакль куярга мөмкин булуы бик шәп. Театрның бурычы - сәнгатькә җәлеп итү, шулай ук театр үз сәнгате аша акча эшләргә дә тиеш. Биредә театр гына түгел, театр үзәге булыр дип уйлыйм", – дип билгеләде Наил Мәһдиев.
Яңа театраль сезонга артистлар алты яңа спектакль әзерли.
«Яңа зал булдырылгач, яңа мөмкинлекләр барлыкка киләчәк. Яңа сезонда без алты премьера планлаштырдык. Моңа хәтле мондый күренешнең булганы юк иде. Сезон "Гадәти могҗиза" спектакле белән ачылып китәчәк, якынча датасы - 10 сентябрь, – дип уртаклашты "Мастеровые" рус драма театры директоры Армандо Диамантэ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев